+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 апрель 2023, 08:20

Кызына пычак белән ташланган

Бу вакытта бала йоклап яткан булган.

Кызына пычак белән ташланган
Кызына пычак белән ташланган

Башкортстанда 12 яшьлек кыз әнисе һөҗүм иткәннән соң хастаханәгә эләгә. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта үсмер дәваханәнең хирургия бүлегенә салынган.

"Пациент хирургиядә, хәле тотрыклы. Аның белән психолог эшли", - дип аңлатма бирделәр ведомствода.

Элегрәк Shot телеграмм-каналында Хәйбулла районында яшәүче хатын-кызның йоклап яткан кызына пычак белән һөҗүм итүе турында мәгълүмат пәйда булды. Бәхеткә, кызына ярдәмгә аның әтисе килә. Ләкин ана баланың муенын җәрәхәтләп өлгерә.

Расланмаган мәгълүматлар буенча, берникадәр вакыт элек хатын-кызның психикасында проблемалар башланган. 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: