+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 Май 2023, 12:20

Балалары әниләрен күреп калган...

Чишмә районында фаҗигале һәлак булган блогер, өч бала әнисе, җырчы Әнвәр Нургалиевның якын туганы Диана Сәфәрова-Юнысова белән хушлаштылар.

Балалары әниләрен күреп калган...Балалары әниләрен күреп калган...
Балалары әниләрен күреп калган...

Диананың балаларына бу коточкыч хәбәрне башта әйтмәгән булганнар. Аннары күрсәтергә уйлаганнар, чөнки аларга барыбер ничектер аңлатырга туры киләчәк бит.

Диана 9 май төнендә Башкортстанда юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның беренче сыйныфта укучы кызы һәм бишәр яшьлек игезәк уллары ятим калды. Диана сабыйларын ялгызы гына үстергән булган.

Аны озату видеоларын тыныч кына карарлык түгел. Якыннары, бигрәк тә әтисе өзгәләнүен, үкереп елавын төшергәннәр. Хушлашырга бик күп кеше килгән.

Диананың балаларына дип ярдәм җыю оештырылган. Акчаны  Диананың туганы Оксана Тәлгатовна җыя. Номеры - 8-987-589-58-48. 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас