+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 Май 2023, 09:15

Чүп яндырырга булган...

Кызганычка каршы, чүп-чардан тыш, янгын ике йортны да юк иткән.

Чүп яндырырга булган...Чүп яндырырга булган...
Чүп яндырырга булган...
6 майда Иглиндә бер хатын гаебе белән зур янгын була. Ут ике йортны һәм тагын берничә корылманы юк итә.

Әлеге ханым чүп-чар яндырырга карар итә һәм аннары утны сүндерү өчен су алырга китә. Ул әйләнеп килгәндә көчле җил аркасында ялкын инде нык кабынып киткән, ут сарайга, аннары мунчага һәм башка корылмаларга күчкән була. Нәтиҗәдә, хатынның вакытсыз инициативасы зур янгынга китерә.

Бу вакыйга факты буенча хокук саклау органнары ут белән саксыз эш итү аркасында башка кешенең милкен юк итү яки зур күләмдә зыян китерү турында җинаять эше кузгаткан.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас