Коткаручылар сөйләгәнчә, гадәттән тыш хәл урынына килеп җиткәч, алар ачык ялкын белән 7×7 м һәм 9×16 метр зурлыктагы ике агач йорт, ике абзар, утынлык, трактор, шулай ук 18×6 метр зурлыктагы бүрәнә корылманың януын күргән. Ут сүндерелгән.
Кызганычка каршы, сүндерү барышында үлгән ике кешенең гәүдәсе табылган. Алар 1933 һәм 1938 елгы әби белән бабай дип фаразлана.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Фото: "пресс-служба главного управления МЧС по Башкирии"