"Без ел саен, традиция буенча, май бәйрәмнәрендә минем туган авылымда җыелышабыз. Әби-бабайларының (минем әти-әниләр) каберенә дә барырбыз, йорт тирәсен карарбыз дип, быел 7се кайтып, 8е китәбез дип планлаштырган идек. Һава торышы бозылып китү сәбәпле, 8е генә кайттык.
Диана иртән апа белән балаларны кайтарды да: «Керфек ясатырга язылган идем», дип, кире китеп барды. «Абый, мин 6ларга гына кайтып җитә алам, ачуланма», – диде. «Соңга калма, сеңлем, елына бер тапкыр шулай барыбыз бергә очрашабыз. Шашлыклар пешерербез, көтәбез сине», – дидем.
Алтынчы яртыларда кире авылга кайтып җитте ул. Без өйне буяп йөри идек. Махсус операциядән кайткан туганыбыз Ренат аңа кепкасын бүләк иткән булган. Шуны батырып башына киеп куйган, керфекләрен ясаткан. «Диана, керфекләреңне нәнәеңнең сыерыныкыннан да озынрак итеп ясаткансың», – дип көлдем әле мин аннан", - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.
"Кеше үзенең үләсен сизенә, диләр бит. Диана да ул көнне үзен ничектер сәер тотты. Халык арасында булса да, ялгыз иде. Гадәттә, без гел бергә кайнашабыз. Ә ул көнне Диана гел читтә йөрде. Без өйләрне буяп бетергән арада алар кире Чишмәгә кайтырга җыена башладылар.
«Шашлык ашамыйча кайтмыйсыз, бернинди кайту юк», – дидем. Апа (Диананың әнисе) сыеры савылмаганга борчылуын әйтте. Җизни инсульттан соң андый эшләрдә булыша алмый хәзер, кызганыч. «Күршеләргә шалтыратыгыз, бер сыер өчен дип бүген кайтып йөрмәгез инде», - дип тә әйтеп карадым, төрлечә үгетләдем. Өзми-куймый, китеп бардылар".
"Диана апа белән балаларны өйләренә алып кайтып куйган да, «тиз генә барып киләсе җирем бар» дип чыгып киткән. Кайтып килешли, өйләренә бер чакрым кала шушы фаҗига булган.
«Тойота Камри» машинасын йөртүче дөпел исерек булган. Аның кырыенда 16 яшьлек кыз утырган. Ул кыз да эчкән булган. Видеоларны шул машина эчендә төшергәннәр бит. Әле улым белән дә сөйләшәбез. «Әтием болар моны махсус төшереп барган кебек», – ди.
Авария Чишмәнең нәкъ уртасында булды. Анда бөтен җирдә камералар. Ул Диананы узмакчы булып чыккан да, аның машинасының арткы өлешен бәргән. Диана, идарәне югалтып, аска тәгәрәгән, бетон нигезле койманың почмагына пассажир ягы белән бәрелгән".
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-diana-turynda-5859201