+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 Май 2023, 20:00

Баласын бикләп, ике тәүлеккә югалган

Алты яшьлек ач бала 11нче кат тәрәзәсеннән кычкыра башлаган.

Баласын бикләп, ике тәүлеккә югалган
Баласын бикләп, ике тәүлеккә югалган

Уфада бер хатын бәләкәй баласын өйдә калдырып чыгып киткән.

Икенче тәүлектә бала үзенә игътибар җәлеп итәргә карар итә, ул 11нче кат тәрәзәсеннән кычкыра башлый.

Үтеп баручылар, аның кычкыруын ишетеп, ашыгыч хезмәтләргә шалтырата. Бу урынга коткаручылар һәм Гражданнарны яклау идарәсе психологы, шулай ук полиция килә.

6 яшьлек малайның шимбәдән өйдә ялгызы булуы ачыкланган. Әнисе белән элемтәгә керә алмаганнар. Әмма тиз арада хатын-кыз арендага алган фатир хуҗасы табылган. Ир, килеп, ишекне ачкан.

Малайга медицина ярдәме кирәкмәгән, аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Баланы әтисе алып киткән. Әнисенә карата тикшерү үткәрелә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: