+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 Май 2023, 14:55

Күпбалалы гаилә янып үләсе булган...

Әле дә әниләре янгын хәбәрчесе тавышына уянган.

Күпбалалы гаилә янып үләсе булган...
Күпбалалы гаилә янып үләсе булган...
Әлшәй районында янгын хәбәрчесе эше нәтиҗәсендә өч балалы гаилә исән калган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 15 май төнендә ашыгыч хезмәтләргә Әлшәй районының Шафран авылында торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Соңрак ачыкланганча, йорт хуҗабикәсе төнлә хәбәрченең әче тавышын ишеткән. Уянгач, бөтен бүлмәнең төтен эчендә булуын күргән. Шунда ук хатын үзенең өч балигъ булмаган баласын уяткан. Йорттан чыгу юлы ут белән капланган булган һәм гаилә тәрәзә аша чыгып котылырга карар иткән.

Янгын хәбәрчесен бушлай 12 категория гражданнар алала, алар белән Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин.

Янгын хәбәрчесен алу өчен шулай ук янгыннарны профилактикалау үзәгендә 8 (347) 272-00-24 телефоны буенча гариза калдырырга мөмкин.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: