Исән булса, Салаватка быел 3 яшь тулган булыр иде. Сабыеның каберен зыярәт кылган ананың күңеленә яңа шигырь юллары килгән. Ул аны социаль челтәрләргә дә куйган.
Ятим ана
Мин бит Ана,
Сез хәтерлисезме?
Бик кызганыч, назлый алмадым,
Яратуым – чир күк җаныма…
Мин бит Ана,
Ялгыз калган Ана,
Улыкаем җирнең астында...
Салаватым hәр догамда, әмма
Кочакларым ятим гел кала...
Мин бит Ана,
Тик баласыз гына...
Язмыш! Бәлки, җитәр!? Сынама!
Аналарга hич язмасын бару
Баласының кабере янына...
Бала тиеш дәвам булырга,
Тик минеке – җирнең астында…