Ачыклануынча, бала няня карамагында булган. Ул - Үзбәкстаннан килгән хатын.
Баланың әтисе Нодиржон Турсунов аны социаль челтәрләрдән эзләп табуларын белдерә. Няняга 10 мең сум түлиләр. Фаҗигагә кадәр барысы да яхшы булган.
"Безнең бердәнбер балабыз иде. Бүтән булмаячак. Хатыным бала таба алмый", - ди кайгылы ата.
Бу вакыйгадан соң гаилә башлыгын Уфада законсыз рәвештә булу сәбәпле, тоткарлыйлар һәм штраф салалар. Ә бала караучыга карата җинаять эше кузгатылган.
Үлгән баланың әтисе үзе дәгъва белдерми, ә менә аның хатыны гаепле кешене каты җәзага тарттырырга тели.
Фото: "следком РБ"