+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 Май 2023, 10:10

Алты көнлек баланы коткарган

Сабый коляскасы белән суга чумган була.

Алты көнлек баланы коткарган
Алты көнлек баланы коткарган

Уфаның Нижегородка бистәсендә яшәүче Наил Якупов 6 көнлек бала өчен чын фәрештәгә әверелгән.

17 майда картәнисе яңа туган оныгы белән "Долгое" күле тирәсендә йөрергә чыга. Шунда коляска суга төшеп китә. Хатын аның артыннан керә, ләкин шок хәлендә баланы таба алмый. Ул ярдәм сорап кычкыра башлый.

Бәхеткә каршы, бу вакытта велосипедта бер ир үтеп бара, ул шунда ук ярдәмгә ташлана. Коткаручы Наил Гомәр улының хатыны Людмила Якупова хәбәр иткәнчә, ир-ат берничә тапкыр суга чума һәм шуннан соң гына колясканы күреп кала, аның астында яңа туган сабый белән төргәк ята.

Наил Якупов якыннарына нәрсә булганын шунда ук сөйләми. «Күлдә баланы коткарган»ын әйтеп, мунчага җылынырга китә.

Икенче көнне иртән генә хатыны иренең батырлыгы турында белә.

Баланың гаиләсе имин. Яңа туган сабыйдан тыш, анда тагын бер бала тәрбияләнә. Гадәттән тыш хәл вакытында ул, шулай ук, картәнисе белән йөргән. Онык читкә киткән һәм хатын игътибарын аңа юнәлткән. Шул вакытта коляска суга тәгәрәп төшкән.

Наил Гомәр улы пенсиягә кадәр полициядә эшли, Чечняда була. Хәзер лаеклы ялда, әмма эшләвен дәвам итә, сәүдә үзәкләренең берсендә сакчы булып урнаша.

Балага килгәндә, әле ул 17нче балалар дәваханәсе табиблары күзәтүе астында.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: