+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 Май 2023, 13:20

Диана Гурцкаяның ире вафат булган

Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренконың хәле Кубадан кайтканда начарлана.

Диана Гурцкаяның ире вафат булганДиана Гурцкаяның ире вафат булган
Диана Гурцкаяның ире вафат булган

Петр Кучеренко үзен самолетта ук начар хис итә башлаган.

Һава траспорты Минеральные Воды аэропортына төшкән.

Табиблар 46 яшьлек пассажирны коткарыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән, ләкин ир-атның гомерен саклап калып булмаган. Star.hit сайты шул турыда яза.

«20 майда Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары – статс-секретарь Петр Александрович Кучеренко вафат булды. Петр Кучеренконың хәле Русия делегациясенең Кубага эш сәфәреннән кайткан вакытында самолетта начарайган. Петр Александровичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дип хәбәр итәләр бүген ведомствода.

Исегезгә төшерәбез, 2005 елда ул җырчы Диана Гурцкая белән тормыш корды. 2007 елның июнендә аларның уллары Константин дөньяга килде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас