Авариядә хатын алган җәрәхәтләрдән шул урында үлә.
Ачыклануынча, ир белән хатын мәҗлестән соң өйләренә кайтып барганнар. Исерек хәлдәге ир машина йөртү таныклыгы булмаган хатынын руль артына утырткан. Аның сүзләре буенча, анысы аек хәлдә булган.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланды, дип хәбәр иттеләр ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә.
фото: "ГИБДД по РБ"