+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 Мая 2023, 06:15

Үз гомерен үзе кыйганмы?

Мәләвездә торак йорт подъезды янында 15 яшьлек малайның гәүдәсен табалар.

Үз гомерен үзе кыйганмы?Үз гомерен үзе кыйганмы?
Үз гомерен үзе кыйганмы?
Baza телеграмм-каналында хәбәр ителгәнчә, бу урынга табиблар чакырылган, ләкин аларга бары тик үсмернең үлемен генә расларга туры килгән. Ул үләр алдыннан язу калдырмаган.

Мәктәп укучысы, мөгаен, үз теләге белән гомерен өзгәндер, бу аның туганнары, якыннары һәм дуслары өчен шок булган. Мәктәптә ул «бик яхшы» укыган, олимпиадаларда катнашкан.

Фаҗига алдыннан малай әти-әнисе белән бәхәсләшә, чөнки алар аны чәчен кисәргә мәҗбүр итә, ә ул теләми. Ачуланып, ул фатирдан чыгып китә, берничә сәгатьтән соң үсмерне үле килеш табалар...

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас