+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 Мая 2023, 16:15

Мулла гаиләсе янып үлгән

Благовар районы Иске Күчәрбай авылында төнге янгында 74 яшьлек мулла һәм аның гаиләсе һәлак булган. Бу фаҗига турында бүген язган идек.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мулла гаиләсе янып үлгәнМулла гаиләсе янып үлгән
Мулла гаиләсе янып үлгән

Бу хакта UFA1.RUга Күчәрбай авыл хакимияте башлыгы хәбәр иткән.

Янгын вакытында йортта мулланың 67 яшьлек хатыны, аларның 45 яшьлек үги улы һәм 16 яшьлек оныгы була. Беркем дә котыла алмаган. Йорт күмергә кадәр янып беткән.

- Гадәти гаилә иде. Бездә мәчет бар, ул анда мулла, имам-хатыйб иде, — дигән башлык.

Урындагы мәдәният йортының социаль челтәрләренә караганда, мулла Наил Нәбиуллин авыл тормышында актив катнашкан.

Фотр: "МЧС по РБ"

Автор:Резеда Галикәева