+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 Май 2023, 09:40

Алданудан кайчан туктыйбыз?

Октябрьский шәһәрендә бер хатын киберҗинаятьчеләрнең күрсәтмәләрен үтәгән һәм 4 миллион сумнан артык акчасын югалткан.

Алданудан кайчан туктыйбыз?Алданудан кайчан туктыйбыз?
Алданудан кайчан туктыйбыз?
Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең дежур частена пенсионер хатын аңа карата кылынган мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать итә.

Иң элек шуны искәртергә кирәк: банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре мессенджерларга шалтыратмый, документларның фотоларын җибәрми, ә аватарга явыз ниятле кешеләр рәсми оешмаларның логотипларын куя.

Хатын полициядә Октябрьский шәһәренә төньяк төбәкләрнең берсеннән туганнарына кунакка килүен сөйли. Башкортстанда булганда, аның мессенджерына шалтырату килә. Аватаркада банк логотибы яктыртылган.

Шалтыратучы үзен банкның иминлек хезмәткәре дип таныштыра һәм сибирячка исеменә кредит рәсмиләштерү омтылышы турында хәбәр итә. Килеп туган проблеманы хәл итү өчен, берничә шарт үтәп, яңа кесә телефоны сатып алырга, аңа махсус кушымта йөкләргә, банк карталары мәгълүматларын кертергә һәм аларның счетына билгеле бер сумманы күчерергә мөмкин, имеш.

Пенсионер хатын шулай эшләгән дә. Ул акчаны үзенең банк счетыннан (анда 4 миллион сумга якын акча булган) җинаятьче әйткән реквизитларга күчерә. Ләкин мошенникларның аппетитлары арта. Аларның инструкциясендәге чираттагы пункт - шәһәрнең ике банкында кредитлар рәсмиләштерү. Моның өчен пенсионер, җинаятьчеләр билгеләгән кредит учреждениеләренә барып, кредитлар рәсмиләштерә һәм аларны акчага әйләндерә. Финансларны «җинаять счетларына» күчерү өчен сибирячка башка банк терминалыннан файдалана. Ялганчы банк хезмәткәре хатын-кызга салынган барлык акчаны кире кайтарырга вәгъдә итә. Ләкин бу буш вәгъдәләр генә була.

Китерелгән зыянның гомум суммасы 4 миллион сумнан артык тәшкил итә.

АЛДАНМАГЫЗ!!!
Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, аларның күрсәтмәләрен үтәмәгез, сезгә билгеле булмаган реквизитлар буенча акча күчермәгез!
Банк хезмәткәре сездән беркайчан да мошенниклык гамәлләрен булдырмау өчен кредит рәсмиләштерүне, акчаны "имин", яки "резерв" счетларга күчерүне, карта буенча мәгълүмат сорамаячак!

Әгәр сезгә банк яки көч структуралары (полиция, ФСБ һ.б.) хезмәткәрләреннән сезнең исемегезгә кредит рәсмиләштерү яисә билгесез кешеләр тарафыннан аны рәсмиләштерү омтылышы турында шалтырату килсә, шунда ук сөйләшүне туктатыгыз. Килгән мәгълүматны ачыклау өчен банкның "кайнар линия"сенә шалтыратыгыз, яки кредит учреждениесе бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итегез!

Ләйсән Атнагулова,
Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге хезмәткәре.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас