+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 Май 2023, 14:35

Курьер тотылган

Башкортстанда полиция хезмәткәрләре «Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыды» дигән мошенниклык чылбырында курьерны ачыклады.

Курьер тотылган
Курьер тотылган
Алдан билгеле булганча, җинаятьче Уфа һәм Чишмә районының берничә кешесеннән акча алган.
 
Шушы елның февраленнән апреленә кадәр Уфа шәһәре һәм Чишмә районы территориясендә полициягә мошенниклык турында гаризалар килә. Барлык гариза бирүчеләргә телефон аша аларның якыннары бәлагә таруы һәм мәсьәләне хәл итү өчен ашыгыч рәвештә акча кирәклеге турында хәбәр итәләр. Шуннан соң зыян күрүчеләргә билгесез егет килә һәм төрле суммаларда акча ала.

Оператив-эзләү чаралары барышында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе 3нче полиция бүлегеннән коллегалары белән берлектә «курьер»ның эзенә төшәләр.

Оперативниклар җинаятьләр кылынган урыннардан видеоязмалар алалар, анда җинаятьче дип саналган кеше төшерелгән була, шулай ук аның хәрәкәте маршруты буенча өстәмә мәгълүматлар алына. Бу шикләнелүченең кайда булуын билгеләргә һәм аны тоткарларга ярдәм итә.

Уфа районының 17 яшьлек кешесе Ижевск шәһәре территориясендә тоткарланган. Ул гаебен таныган һәм Башкортстан полициясенә тиз акча эшләү ысулын Интернетта тапканын сөйләгән. Аннары өлкәннәрдән акча алу өчен республика территориясендәге төрле адресларга йөри башлый. Зыян күрүчеләрдән алган акчаның бер өлешен ул үзенә калдыра, ә калганнарын төрле счетларга күчерә. 17 яшьлек шикләнелүче Башкортстан территориясендә 6 мошенниклык кылуда гаепле булуын таный. Зыянның гомум суммасы 1,4 млн сумнан артык тәшкил итә.

Хәзерге вакытта тоткарланган «курьер»га карата җинаять эше кузгатылган. Ул сак астында.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: