+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Май 2023, 10:10

Банк хезмәткәре әбине алданудан коткарган

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар алдарга маташкан әбигә ярдәм иткән банк хезмәткәрен бүләкләде. Ул 68 яшьлек ханымга аферистларның чираттагы корбаны булмаска ярдәм иткән.

Банк хезмәткәре әбине алданудан коткарганБанк хезмәткәре әбине алданудан коткарган
Банк хезмәткәре әбине алданудан коткарган

Министрлыктан хәбәр итүләренчә, аңа билгесез кешеләр шалтыратып, акчаны «имин счетка» күчерү өчен кредит алырга күндергән. Пенсионер банкка килгән һәм 350 мең сум кредит алырга теләгән.

- Банк хезмәткәре кредитның максатлары турында берничә тапкыр сорау биргән, - диләр ведомствода. - Әмма зыян күрүче, телефон аша алынган күрсәтмәләрне үтәп, акчаның гаилә ихтыяҗлары өчен кирәклеген аңлаткан.

Шулай да банк хезмәткәре әбигә телефон мошенникларының хәйләләре турында аңлата алган. Клиент аңлап алган һәм үзе белән нәкъ шундый хәл булуын әйткән. Банк хезмәткәре шундук полициягә хәбәр иткән. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 10нчы полиция бүлеге начальнигы Ренат Закиров банк хезмәткәре Зарина Вәлиевага уяулыгы өчен рәхмәт белдергән.

Барлык банк хезмәткәрләре дә шундый уяу булса иде!

Фото: "УМВД по Уфе"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас