+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 Май 2023, 12:55

17 яшьлек оныгы үлгәннән соң...

Аның картәнисе юкка чыккан.

17 яшьлек оныгы үлгәннән соң...
17 яшьлек оныгы үлгәннән соң...
Татарстанда 63 яшьлек хатын-кызны эзләү тәмамланган. Олы яшьтәге хатын 17 яшьлек оныгының кинәт вафат булуын күтәрә алмаган һәм бер атнадан соң өеннән чыгып киткән.

Туганнарына ул: "Мин бүтән кайтмаячакмын..." дип әйтеп калдырган. 26 май көнне елга ярында хатын-кызның аяк киеме табылган һәм шуннан соң аны коткаручылар һәм водолазлар эзли башлаган. Ә 27 май көнне аның гәүдәсен очраклы рәвештә яр буенда ял итүчеләр күреп алган, - дип яза "Шәһри Казан".

Әлеге гаилә берьюлы ике фаҗига кичерә. Бер атна элек Чаллыда урамда йөргәндә 17 яшьлек кыз кинәт кенә вафат була. Ул туганнарына кунакка килгән, әмма 21 май көнне урамда йөргәндә көтмәгәндә аның хәле начарлана. «Ашыгыч ярдәм» табиблары кызга берничек тә ярдәм итә алмый. Үлем сәбәбе - кыз 7 яшеннән бирле бронхиаль астмадан интеккән.
 
Картәни белән оныкның урыннары җәннәттә булсын!

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: