+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 Мая 2023, 07:30

Икесе үлгән, өчесе - реанимациядә

Уфада коточкыч фаҗига булган.

Икесе үлгән, өчесе - реанимациядәИкесе үлгән, өчесе - реанимациядә
Икесе үлгән, өчесе - реанимациядә

Өй мәҗлесендә ике уфалы наркотикларның артык дозасыннан үлә, тагын өчесе реанимациягә эләгә.

Кич белән бер хатын Россия урамындагы йортына кайта, ә бераздан ире дуслары белән кайтып керә. Ирләр шунда ук залга кереп, табын кора һәм приставка уйный башлый, ә хатын бу вакытта кухняда була.

Сәгать ярымнан соң хатын ирләрне карарга керә һәм аларны аңсыз хәлдә таба. Наркотик алып килгән агалы-энеле ике кеше шул урында вафат була.

Исән калганнар 21нче дәваханәнең реанимациясенә эләгә.

Фото mykaleidoscope.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас