

Шул вакытта алар елгада бата башлаган баланы күргән.
Ир малайны коткарырга суга ташланган, ә аның хатыны ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан.
Табиблар килгәндә, ир белән хатын, зыян күрүчене судан чыгарып, аңын югалткан балага беренче ярдәмне күрсәткән булалар. Хәзер аның белән барысы да яхшы.
Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко ир белән хатынга батырлыклары, битараф булмаулары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: социаль челтәрләр