63 яшьлек ир «Ике яки аннан да күбрәк кешене, ярдәмсез хәлдә булган кешене, аеруча рәхимсез рәвештә үтерү» мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә.
Билгеле булуынча, узган елның августында спиртлы эчемлекләрне бергәләп эчү барышында ир-ат, аның хатыны һәм I һәм II группа инвалидлары булган 38 яшьлек игезәк уллары арасында көнкүреш каршылыклары аркасында конфликт килеп чыккан. Гаилә башлыгы 8 яшьлек оныгы алдында аеруча рәхимсез рәвештә туганнарына пычак белән ташланган, соңгылары шул урында үлгән.
Ир-ат үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Башкортстан Югары судына җибәрелгән.
Фото: башинформ