-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 июнь 2023, 08:25

Якубович нигә 100 мең сум күчергән?

Уфада бик үзенчәлекле бер бабай яши.

Якубович нигә 100 мең сум күчергән?
Якубович нигә 100 мең сум күчергән?

Ул баянда уйнап акча эшли һәм балалар йортларына ярдәм итә.

Уфада яшәүче 72 яшьлек Юрий Ивановны еш кына «Тополь» сәүдә үзәге янында яки Черниковкадагы Җиңү паркында очратырга мөмкин. Ул баянда уйнап акча эшли, ә кергән акчаны хәйриягә сарыф итә: балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә уенчыклар сатып ала.

Юрий Иванович үзе дә әти-әнисез үскән. Ул фикеренчә, гаилә җылысыннан мәхрүм булганнарга шатлык өләшеп, ул тәрбиячеләргә бурычын түли, алар аны кеше иткән, баянда уйнарга өйрәткән.

Юрий Иванович пенсиягә чыккач волонтер була. Өйдә утыру күңелсез, ди ул. Аның үзенең оныгы бар. Ләкин аның мәхәббәте барлык балаларга да җитә.

Акчаның яхшы эшкә юнәлтелүен белеп, шәһәр халкы аңа зуррак суммалар бирә башлый. Ә өлкән яшьтәге волонтерны федераль каналларга, Мәскәүгә чакыра башлаганнар.

Бервакыт "Могҗизалар кырына" эләгеп, анда телевизор откан һәм, әлбәттә, техниканы балалар йортына бүләк иткән. Бабайның хәйрия эшләре турында белгәч, Леонид Якубович та волонтерга 100 000 сум акча күчергән.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: