+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 июнь 2023, 08:10

Якташларыбызны үтерүчеләр суд алдына басты

Ахирәте  Башкортстаннан кунакка килгән хатынны һәм аның 5 яшьлек кызын алдан әзерләнеп үтерткән.

Якташларыбызны үтерүчеләр суд алдына басты
Якташларыбызны үтерүчеләр суд алдына басты

Пермь краенда тикшерүчеләр ике җинаять эшен тикшерүне тәмамлады, аларның берсе - элек хөкем ителгән иргә (ул «ике кешене, шул исәптән кечкенә баланы үтерү» мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә), икенчесе «ике кешене, шул исәптән кечкенә баланы, яллап үтерүне оештыру» мәддәсе буенча җинаять кылган хатынга карата кузгатылган.

Пермьдә яшәүче хатын Башкортстаннан кызы белән кунакка килгән дустын үтерүне оештырган. Матди бүләк вәгъдә итеп, ниятләгәнен үтәү өчен ул урындагы кешене эзли.

Шуннан соң, алдан эшләнгән план буенча эш итеп, бергәләп ял итү сылтавы белән хатын шәхси автомобилендә танышын һәм аның 5 яшьлек кызын Краснокама шәһәр округындагы арендага алынган йортка алып килә.

2022 елның 18 августына каршы төндә ул яллаган ир хатынны пычак белән чәнчеп үтерә. Аннары аның кечкенә кызын буа. Үтерүне оештыручы һәм гаепләнүче, җинаять эзләрен яшерергә тырышып, үтерелгәннәрнең гәүдәләрен урманга алып чыгалар һәм алдан әзерләнгән чокырга күмеп куялар.

Җинаять эше судка тапшырылган.

Медицина тикшерүе хатынны психик яктан авыру дип тапкан. Аның төрмәдән котылуы да мөмкин. 

Фото: "регион 59"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: