+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 июнь 2023, 02:00

Ике бала тәрәзәдән сикергән

Алар шулай янгыннан котылмакчы булган.

Ике бала тәрәзәдән сикергәнИке бала тәрәзәдән сикергән
Ике бала тәрәзәдән сикергән

Нефтекамада ике бала тәрәзәдән сикергән. Хәзерге вакытта 11 һәм 12 яшьлек кызлар аякларын сындырып һәм имгәнеп дәваханәгә китерелгән.

Балалар, янгыннан качып, мансарда катыннан сикергән, дип фаразлана. 1983 елда туган ир-ат та куллары һәм аяклары пешеп, хастаханәгә эләгә.

Бакча йортында янгын турында хәбәр кичә иртәнге сәгать 10 тирәсендә Нефтекаманың Энергетик бистәсендәге «Венеция» бакчачлык ширкәтеннән килгән. Урынга МЧС көчләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр юллана.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта 5×8 метрлы бакча йорты янган булган. 20 минут эчендә ул сүндерелгән.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас