+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 июнь 2023, 02:35

Туй Африкада да үткән

Татар егете белән Африка кызының туе буш өстәлләр артында узган. Анда татар туе булмас инде сиңа...

Туй Африкада да үткәнТуй Африкада да үткән
Туй Африкада да үткән

Пермь өлкәсе Сидәш авылында туып-үскән блогер егет Марат Дәүләевның язмышы белән кызыксынып торабыз.

Ул бер тапкыр Африка кызына өйләнгән иде инде. Тик аерым яшәүләре аркасында аралары тиз суынды.  


Бераздан Марата  Африкага яңа кәләше Нгамбо белән танышырга китте. Яшьләр Замбиядә тиз арада язылышты һәм туй итте. Марат «Ютуб» каналында видео да куйган.

Видеода күренгәнчә, матур итеп киенгән кунаклар җыелган, залга Маратны кәләшенең сеңлесе озата, ә Нгамбоны әтисе алып керә, алар бии. Кәләшнең сеңелләре үзенчәлекле биюне бик оста башкара. Кунаклар буш өстәл артында үзләре белән алып килгән газлы суны эчеп утыра. Яшьләр дә бии, аннары кәләшнең иң кечкенә сеңлесе бии-бии торт кисәргә пычак чыгарды. Аңа биегән өчен кунаклар акча бирде, ә яшь парга бүләк бирүче булмады. Яшьләрне урындыкка утыртып куйдылар һәм һәр теләгән кеше килеп, кочаклап, теләкләрен әйтте. Аннары яшьләр торт кисте. Шуның белән туй вәссәләм… Өстәлгә ризык чыгару дигән нәрсә булмады…

  Замбиядә  кәләш өчен акча түләргә кирәк икән. Элек сыерлар белән түләгәннәр, хәзер акчалата түләргә мөмкин. "Без 45 000 квача –166 мең сумга килештек, әмма бу – артык зур сумма. Русиядәге һәм Замбиядәге әти-әниләргә финанс яктан ярдәм итәм, бу сумма шул бәягә керәчәк, дип ризалаштым. Әлегә 15 мең сум гына түләдем. Ә миннән 260 мең сум сораганнар иде, мин «артыгын кыланмагыз» дидем», – дип язган иде Марат сәхифәсендә.

Аннары яшьләр Маратның туган ягында никах мәҗлесе үткәрде. Менә монда инде чын-чынлап туй табыны булдыыы...

Фото: социаль челтәрләрдән

 Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/a-5859655

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас