+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 июнь 2023, 10:05

"Әти, коткар!" - дип ачыргаланып кычкырды инде...

Мисырның Хургада шәһәрендә Русиядән килгән турист акула һөҗүм иткәннән соң һәлак булган.

"Әти, коткар!" - дип ачыргаланып кычкырды инде...
"Әти, коткар!" - дип ачыргаланып кычкырды инде...

Бу хакта База телеграм-каналы видеосы чыкты. Бу хәл Мисырдагы «Dream Beach» кунакханәсе янындагы пляжда булган.

Акула һөҗүм иткән ир ярдан 30 метр тирәсе эчтәрәк һәлак булган.  

Яр буендагы туристлар акуланың ирне үтергәнен, аның акула белән көрәшкәнен күреп торалар, әмма берни эшли дә алмыйлар. Бер хатын «ул аның калдыкларын ашап бетерә» дип сөйләнә. Видеода коткаручыларның бу урынга алар акула ирне су астына алып төшеп киткәч кенә килеп җиткәне күренә.

 
Туристларны беркем дә суга җибәрми башлаган. Шундый ук хәл күрше отельләрдә дә күзәтелә. Акуланы берничә көн элек күргән булганнар, әмма аны дельфин дип уйлаганнар. Хәзер инде дельфин түгеллеге ачыкланган.

База Телеграм-каналы язуынча, һәлак булган кеше – Архангельск өлкәсеннән 23 яшьлек Владимир Попов. Ул ял итәргә әтисе белән килгән булган. Шаһитлар сүзләренчә, акула һөҗүм иткәч, егет ачыргаланып ярдәмгә әтисен чакырган һәм аның күз алдында үлгән.

Белгечләр, акула һөҗүменең сәбәпләрен аңлар өчен, аны тотканнар һәм аның һөҗүменең сәбәбен белер өчен лабораториядә тикшерә башлаганнар. Аны тәмамлагач, отчет биреләчәк. Кайбер чыганаклар буенча, үлгән ир ял итмәгән, ул биредә эшләгән.

 Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: