+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 июнь 2023, 10:30

Хатын түгел, аҗдаһа

Ике ирне яндырып үтергән гүзәл зат суд алдына басты.

Хатын түгел, аҗдаһа
Хатын түгел, аҗдаһа
Республиканың Югары судында 13 июньдә Кушнаренко районында яшәүче 69 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча фикер алышулар узды. Тикшерү версиясе буенча, былтыр майда эчү табыны вакытында хатын-кыз һәм аның танышлары арасында конфликт килеп чыккан. Үпкәсен яшереп, ханым торак бинадан чыгып китә, ир-атлар йоклаганын көтеп тора һәм верандада диванның япмасына ут төртә.

Ут йорт конструкциясенә күчкәнен аңлагач, гаепләнүче вакыйга урыныннан чыгып китә.

Шул янгында ике ир-егет һәлак була, өчесе бинадан тәрәзә аша чыгып котыла ала. Законсыз гамәлләр белән йорт һәм андагы гомум бәясе 1,3 млн сумнан артык булган милек юкка чыгарыла.

Дәүләт гаепләүчесе судка гаепләнүчегә гомум режимлы төзәтү колониясендә 20 ел төрмә җәзасы билгеләргә тәкъдим итә, дип хәбәр итәләр прокуратураның матбугат хезмәтеннән.

Фото:foto-ram.ru  

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: