+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 июнь 2023, 06:35

Ирле-хатынлы янып үлгәннәр

Бүген иртән Дәүләкәндә Гагарин урамында шәхси йортта янгын чыккан.

Ирле-хатынлы янып үлгәннәрИрле-хатынлы янып үлгәннәр
Ирле-хатынлы янып үлгәннәр
Аны сүндерү барышында ике кешенең мәете табылган. Алар ир белән хатын дип фаразлана. Янгын нәтиҗәсендә йорт милке зыян күргән.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли. Ведомство начальнигы Марат Латыйпов күрсәтмәсе буенча, урынга МЧСның оператив төркеме, шул исәптән сынау янгын лабораториясе экспертлары һәм тикшерүчеләр чыкты.

Дуслар, җәйге көннәрдә йорт-җирегездә янгын хәвефсезлеге чараларын күреп, ут белән сак эш итсәк иде.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас