+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 июнь 2023, 05:27

Кем соң син, Пушкин-Дюма?

Бөек шагыйрьнең язмышына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар билгеле булды.

Кем соң син, Пушкин-Дюма?Кем соң син, Пушкин-Дюма?
Кем соң син, Пушкин-Дюма?
Урыс теле һәм әдәбияты турында сүз йөрткәндә, һәркемнең күз алдына иң беренче булып Александр Пушкин басадыр. Чыннан да, әле башлангыч сыйныфларда укыганда ук укытучы апаның такта алдына басып, шушы бөек язучы белән таныштырганы хәтердә. Урыс әдәбиятын бөтен дөньяга таныт­кан, искиткеч әсәрләр калдырган шәхесне кем генә белми икән? Аның биографиясе дә инде күптән өйрәнелгән. Шулай да соңгы елларда урыс язучысының тормышына бәйле төрле имеш-мимешләр булгалады. Шуларның берсе — Александр Пушкин дуэльдә үлмәгән, ә француз язучысы Александр Дюмага “әйләнгән” дигән сүзләр.

Билгеле булуынча, 1837 елда Санкт-Петербург читендә Александр Пушкин һәм Жорж де Генкерн (Дантес) арасында дуэль була. Пушкин яралангач, ике көннән вафат була. Пушкин кыска гына гомерен бик чагу, күңелле итеп үткәргән. Аның балачагы җитеш тормышта үткән, чит телләр өйрәнү мөмкинлеге дә булган. Тик гомеренең соңгы елларында аның матди хәленең начарлануы билгеле. Ул кәрт уйнап, еш кына оттырган. Шул ук вакытта, аның тирәсендә һәрвакыт билгеле, бай кешеләр булган. Шуңа да аңа шушы тирәдә “әйләнү” өчен җитеш тормыш алып барырга кирәк булган. Шушы чорда нәшер ителә башлаган “Современник” журналы да көтел­гән табышны китермәгән. Пуш­кинның үләр алдыннан 100 мең сум бурычы булган, дип тә билгели белгечләр. Монда аерым кешеләр алдындагы бурычлар турында гына сүз бармый, 1834 елда Пушкин “Пугачев бунты тарихы” басмасын чыгару өчен 20 мең сум кредит алган булган. Шулай итеп, ул казнага 45 мең сум тиеш булган. Нәтиҗәдә, хәтта әтисенең йортын да закладка салырга туры килгән.

Әлеге акчага күчерсәк, язучы­ның бурычлары дистәләгән миллион сумга җиткән булып чыга. Ул үлгәч, бу бурычны император Николай I түләгән. Шуңа бәйле язучы бурычларыннан котылу өчен үзенең үлемен “булдырган” дигән версия дә бар. Моңа ышану авыр. Әмма бу вакытта дворяннар кемнеңдер ачулы карашына бәйле дә үз-үзенә кул сала торган булган. Бу заманнарда намусны саклауга зур игътибар бирелгән. Шуңа да Александр Сергеевичның исемен алыштырып, француз җәмгыятенә керүе турындагы версия берникадәр дөрескә дә туры килә кебек. Ул французлар арасында урыс императорының “күзе дә, колагы да” булырга тиеш булган. (Пушкин Русия импе­риясенең МИД хезмәткәре һәм камер-юнкер чинында булган). Соңрак Пушкин-Дюма билгеле язучыга әверелгәч, бик күп архивлар белән эш итә алган. Ә менә урыс язучысы алардан куллана алмаган.

Бүген инде белгечләр бу хәлләрнең никадәр дөреслеккә туры килүе белән бик җитди шөгыльләнә. Алар китергән мәгъ­лүматларга караганда, чыннан да, Александр Дюманың кайчандыр Александр Пушкин булуына ышанырга да мөмкин. Моның өчен берничә факт­ка игътибар итик.

1953 елда язучының каберен төзекләндерү эшләре башкарыла. Шул вакыт кабер өстендәге ташлар алынгач, эшчеләр ике зур плитәгә тап була. Аның астында 75 сантиметрлы шакмаклы камера була. Аның эчендә ике кеше сөлдәләре табыла. Экспертиза үткәргәч, бу кешеләргә 60-65 яшь булуы ачыклана. Ә Пушкин 37 яшендә вафат булган...
Моннан тыш, бу сөлдәләрдә пуля эзе булмый. Ә Александр Пуш­кин­ның дуслары аның гәүдә­сеннән пуля алынуын әйткән бу­л­ган.
Язучы белән хушлашырга бик күпләр килергә теләк белдергән. Язучының Исаакий соборында җирләнәчәге турында мәгълүмат тарала. Ә, чынында, мәетне төнлә Конюшенный чиркәвенә алып киләләр, аннары Псковка җибә­рәләр. Шулай ук язучы белән хушлашу вакытында аның хатынын, балаларын күрүче дә булмый...
Пушкинның да, Дюманың да исеме Александр. Аларның яшь аермасы да 3 кенә ел. Моннан тыш, Дюма бик нык Пушкинга охшаган булган. Икесе дә каракучкыл тәнле, кара бөдрә чәчле, йөз чалымнары да бик охшаш...
Александр Дюма 1837 елда танылу ала. Шушы ук елда Пушкин үлеменә сәбәпче булган дуэльны да хәтерлибез. “Кем белә, бәлки Пушкин “Три мушкетера” әсәрен инде әзерләгән булгандыр. Ул аны башка исем астында да чыгара алган бит”, — ди белгечләр. 1837 елга кадәр Дюманы белүче булмый, ә дуэльдан соң аның кинәт кенә бер-бер артлы танылу алган әсәрләре иҗат ителә.
Пушкинның Русиядән китәргә теләве турында да билгеле. Дусларына ул, патша моңа ризалык биргәч тә, китәчәге турында әйткән булган. Дуэльдан соң, караватта үлем белән көрәшеп ятканда, ул патшага хат язган булган. “Тыныч итеп вафат булу өчен патшаның сүзен көтәм”, — диелә анда. Николай I аны гафу иткән. Моннан тыш, ул аның бурычларын үзе каплап, арытаба гаиләсенә дә ярдәм итәчәген белдергән. Шуңа да пат­шадан мондый сүзләр килеп ирешкәч, Пушкинның Франциягә күчеп китү ихтималын әйтә бел­гечләр. Аның француз телендә иркен аралашуы хакында да күпләргә мәгълүмдер.
Шулай ук белгечләр Пушкин белән Дюманың язуы да бер-берсенә бик охшаш булуын әйтә. Ул вакытта кулдан гына язу бул­ганлыктан, һәркемнең үзенә бер язу үзенчәлеге булган. Ә менә бу ике язучының хәрефләре бер-берсен кабатлый кебек.

Дюманың “Учитель фехтования” әсәрен күпләр укыгандыр. Дюма анда бик җентекле һәм дөрес итеп урыс халкының гореф-гадәтләрен, кунакчыллыгын, шулай ук бездәге юлларны тасвирлый. Шул ук вакытта, аның Русиядә моңа кадәр беркайчан булмавы билгеле. Язучы хәтта кайсы елгада нинди балыклар барлыгы, 1825 елдагы тарихи вакыйгалар турында да яза. Бәлки, Дюмага болар турында сөйлә­гәннәрдер, дияр күпләр. Анда да аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Бу роман 1840 елда язылган. Ә Дюма беренче тапкыр Русиягә 1858 елда гына килә...
“Патшаның Пушкинны бик яхшы белүе билгеле. Дуэльдан соң, 21 ел үткәч кенә ул Русиягә килә. Бу вакыт эчендә ул берникадәр картайган һәм тулыланган булган инде. Шуңа да аны Санкт-Петербургта танучы булмаган. Питердан соң Дюма Кавказга юллана. Һәм Пушкин яраткан урыннарда була...

Д,Артаньянның Пушкинны хәтерләтүе белән дә күпләр килешер. Пушкинның да өч якын дусты — Пущин, Дельвиг һәм Малиновский булуы билгеле. Шуңа да мушкетерлар аның шушы дусларын бик нык хәтерләтә төсле...

Мондый охшашлыкларны әле бик күп санарга мөмкин. Әмма Александр Пушкинның, чыннан да, Александр Дюма булуын исбат итүче докуметлар юк. Шулай да ике язучының бик нык охшаш булуы белән күпләр килешер. Ничек кенә булса да, алар икесе дә онытылмас әсәрләр иҗат итүче шәхесләр булып әле бик күп гасырлар халкыбыз күңелендә яшәр.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас