+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 июнь 2023, 03:35

Бала белән фаҗига була язган

"Гульсик – «истерика»да диярлек, кызларның кайсы интернеттан ярдәм эзли, кем догасын укый", - дип язган Азат Абитов.

Бала белән фаҗига була язганБала белән фаҗига була язган
Бала белән фаҗига була язган
Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов белән, фотосессиягә баргач, көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта Азат социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган:

"Бүген фотосессия вакытында кызымны ялгыш машина эчендә бикләп калдырдым. Ачкыч та, кызым да эчтә калды.

Гульсик – «истерика»да диярлек, кызларның кайсы интернеттан ярдәм эзли, кем догасын укый. Ә Сылу уйнап утыра, тәрәзә аркылы безгә сәламнәр җибәреп. Маладис та инде.

Узган елны шулай безнең машина бер бикләнеп калган иде сабантуйда. Шунда Алмаз Гәрәев (Г. Камал театры артисты, ТНВ алып баручысы – авт.) җептән төен ясап, ачарга өйрәткән иде. Шуны искә төшереп, җеп табып, төен ясап, 2 минут эчендә ачтым! Бу тәҗрибә дип аталадыр инде, менә бүген ул белем бик кирәк булды безгә. Рәхмәт сиңа, Алмаз дус!

Андый очракта, егетләр, иң мөһиме «паниковать» итмәскә кирәк икән! Менә шундый тормыш мәктәбе!"

 Ходай язмасын. Әле кызлары Сылуга 1 генә яшь. Уйламаган җирдән шушындый хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Сак булыгыз!
 
Фото: социаль челтәләр.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас