Бу хакта Диананы фан-төркемендә хәбәр итеп, мәрхүмәне искә алганнар.
«Синең арабыздан киткәнеңә бүген 40 көн. Йөрәкнең ничек әрнүен аңлатып бетерә торган түгел», – дип язганнар анда.
«Вакыт дәваламый шул», «Калганнарга Ходай сабырлык бирсен, балаларына – көч, әнисез яшәргә», «Тыныч йокла, балакаем. Бик авыр хәл. Яралар яңадан яңарды, сине карап. Бала кайгысы бик ачы. Рәсемең открытка кебек, әллә күзләр тидеме икән», «Безнең яраткан Ди. Яратабыз һәм истә тотабыз», «Сине уйламаган бер генә минутым да юк», «Кыргый чәчәк кебек искиткеч матур иде Дианабыз. Бик кызганыч», «Эх, дөнья дигәннәре», – дип комментарийлар калдырганнар яраткан блогерлары турында виртуаль дуслары да.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yaralar-yanadan-yanardy-bugen-diana-safarovanyn-kyrygy-5859837