+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 июнь 2023, 11:40

Үлгән кеше терелгән...

Бу ничек була инде?

Үлгән кеше терелгән...
Үлгән кеше терелгән...
Эквадорда олы яшьтәге хатын-кыз үзен җирләгәндә "терелгән", арытаба дәваханәгә эләккән һәм бер атнадан соң барыбер үлгән, дип яза урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары.

Белла Монтойя 76 яшендә йөрәк-кан тамырлары авыруы белән дәваханәгә эләккән, анда ул беренче тапкыр "үлгән". Табилар 9 июньдә аны үле дип таныган, гәүдәсен туганнарына тапшырганнар. Туганнары аны җирләү бюросына тапшырган.

Инде җирләүгә җыелганнар "үлгән"нең сулыш алуын күргәннәр. Белланы кабат дәваханәгә җибәргәннәр, ләкин бер атнадан соң ул барыбер үлгән. Хәзер үлемнең соңгы сәбәбен аутопсия дип билгелиләр.

Урындагы табиблар әлегә" беренче" җирләүдә булган хәлләрне аңлата алмый, бер версия буенча, хатын-кыз каталепсиягә төшкән, хәрәкәтсезлек хәле көннәр буе дәвам итәргә мөмкин булган.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: