Янәсе, Айдар вафат булган. Әле, җитмәсә, бу сүзне Айдарның әнисенә җиткергәннәр.
“Үзем дә аптырап калдым. Каян уйлап чыгарганнардыр. Бу хакта әнигә Яңавыл шәһәреннән шалтыратып әйткәннәр. “Калтырап төштем”, - ди әни. Мине үлгән, дип, Яңавылдагы туганнар минем янга барырга җыенган булган. Аллам сакласын, бер дә үләсе килми бит әле”, - дип сөйләгән Айдар.
Болай булгач, озын гомерле булырсың әле. Айдар! Аңа да, якыннарына да озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Фото: социаль челтәрләрдән.