Нефтекамада 20 июньдә төнге сәгать берләр тирәсендә 33 яшьлек ир-ат коточкыч хәлгә тарыган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Чишмә районында туган кеше электр самокатында барган, шәһәрнең сәламәтлек сукмагында ул идарә итүне югалткан һәм барып төшкән.
Шаһитлар җирдә хәрәкәтсез яткан ир янына килгәндә аның йөзе һәм башы кан эчендә булган. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм чакырылган. Килгән табиблар ир-атның үлемен раслаган.
Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.
Фото: социаль челтәрләрдән.