+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 июнь 2023, 08:45

Батискаф шул көнне үк шартлаган?

Кичә кич компания операторы өч көн элек югалган "Титан" батискафы экипажын һәлак булган, дип игълан итте.

Батискаф шул көнне үк шартлаган?Батискаф шул көнне үк шартлаган?
Батискаф шул көнне үк шартлаган?
Эчендә OceanGate Expeditions директоры Стоктон Раш, Поль-Анри Наржоле, Британия миллиардеры Хэмиш Хардин, Шахзада Давуд һәм аның улы Сөләйман була. АКШ яр буе сакчылары батискаф тирәнлектә су катламы тәэсирендә кысылып шартлаган, дип белдерә. Әлеге басымны Эйфель башнясы аугандагыныкына тиңлиләр.

АКШ Хәрби-Диңгез флотының яшерен акустик ачыклау системасы Атлантик океанда "Титан" батискафы шартлавын аның белән элемтәне югалтканнан соң берничә сәгать үткәч тә теркәгән. Мәгълүмат шунда ук эзләү-коткару операциясен оештыручыларга тапшырылган. Ләкин аларны берничә көн исәндер дип эзләделәр.

Шулай итеп, 250 мең доллар түләп, "Титаник" калдыкларын күрергә океан төбенә юлланган туристлар үлемен шунда тапты, диләр. Берәр могҗиза белән генә исән калмасалар...

Фото: “24newnews.ru”

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас