+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 июнь 2023, 09:05

Балаларга бал кортлары һөҗүм иткән

Башкортстанда балаларга бал кортлары һөҗүм иткән: табиблар аларның тәненнән 465 тирәсе корт угын алып ташлаган.

Балаларга бал кортлары һөҗүм иткән
Балаларга бал кортлары һөҗүм иткән
Ишембай районының Әхмәр авылында 26 июньдә ике малай үзләре генә урманга болынга китә, анда аларга бал кортлары һөҗүм итә. Сигез яшьлек бала кача һәм йортына кайтып җитә, анда ул абыйсының урманда калуы һәм үзе генә котыла алмавы турында хәбәр итә. Әтисе һәм абыйсы болынга йөгереп барып, бал кортларын куганнар һәм баланы азат иткәннәр.

Малайларны авыл медпунктына алып киләләр, анда аларга беренче ярдәм күрсәтелә, шуннан соң ашыгыч ярдәм машинасында Стәрлетамак балалар дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр.

"Малайларны коткару безнең команданың профессиональлеге һәм тәҗрибәле табиб, үз эшенең белгече Григорий Максимович Саарян ярдәмендә мөмкин булды", - диләр дәваханәдә. Реанимациядә тәннең ачык өлешләреннән — аяк-куллардан, култыклардан, йөздән, колаклардан һәм башның чәчле өлешеннән 465кә якын ук алып ташланган.

Балалар хәзер безнең табиблар күзәтүе астында, аларның хәле яхшыра, куркыныч янамый. Дәвалау дәвам итә.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: