+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 июнь 2023, 07:30

"Хатыным батып үлде. Нишләргә?"

Башкортстан МЧСына бер ир шулай дип шалтыраткан.

"Хатыным батып үлде. Нишләргә?"
"Хатыным батып үлде. Нишләргә?"
Фаҗига Чишмә районының Дурас авылы янында Дим елгасында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, компания яр буена җыелган, алар «культурно» ял иткән, балык тотканнар. Хатын кармагын каршы ярда онытып, аны алырга елга аша йөзеп чыгарга карар итә, ләкин барып җитә алмый, һәлак була. Хәзер оператив-тикшерү чаралары үткәрелә, шаһитлардан сорау алына.

Кушнаренко районының Илморза авылы янындагы күлдә су коенган ир-ат бәхетлерәк, аны коткаралар. Беренчел мәгълүматлар буенча, 28 яшьлек граждан исерек хәлдә су коенган булган...

Фото: "МЧС по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: