

Башкортстанда полиция хезмәткәрләре әлеге талауда шикләнелүчеләрне тоткарлады.
Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, битлек кигән ике ир-егет Уфада Маршал Жуков урамында урнашкан электроника кибетендә сатучыларга борыч баллончыгыннан сиптергән һәм, пистолет кебек әйбер белән янап, алардан сейф ачкычларын тартып алганнар. Аннан биш миллион сумга якын акча һәм җиде кесә телефоны урланган.
Чыгу юлында аларны машина көткән.
"Полиция хезмәткәрләре Уфада һәм Казанда дүрт яшь кешене тоткарлады. Аларның икесе - җинаятьне турыдан-туры башкаручылар, өченчесе шофер ролен үтәгән. Тагын берсе - элекке кибет хезмәткәре, ул, беренчел мәгълүматлар буенча, ярдәмчеләренә акчаның кайда саклануын әйткән. Тоткарланучылар урланганны үзара бүлешкәннәре һәм шактый зур өлешен сарыф иткәннәре турында хәбәр итә. Аларның яшәү урыннарында тентүләр үткәрелгән, акчаның бер өлеше тартып алынган. Кибет хезмәткәрләренә янаган пистолет уенчык булып чыккан", - дип сөйләде ведомство вәкиле.
Талау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Өч гаепләнүче сак астына алынган, берсенә яшәгән урыныннан читкә чыгып китмәү һәм тиешле тәртип шарты турында подписка рәвешендә иреген чикләү чарасы сайланган.
Фото: "МВД по РБ"