

1 июльдә Чувашия прокуроры Андрей Фомин вафат булган. Басылган мәгълүматларга караганда, фаҗига Идел буйлап күмәк йөзү вакытында булган, сәбәбе йөрәк туктавы булырга мөмкин.
Андрей Фомин 3нче класслы дәүләт юстиция киңәшчесе, Русия Федерациясе Прокуратурасының мактаулы хезмәткәре иде. Ул 1965 елда туган һәм 1992 елдан прокуратура органнарында хезмәт иткән. Ярославль өлкәсенең Дзержинск районы прокуратурасы стажерыннан алып, Чувашия Республикасы прокурорына кадәр юл үткән. 2014 елдан 2020 елга кадәр ул Кырым прокурорының беренче урынбасары вазыйфасын биләгән.
Андрей Фоминның вафаты уңаеннан Русия Федерациясе Генеральный прокуроры Игорь Краснов кайгы уртаклашкан.