Узган елда Башкортстан халкы үз теләге белән интернет-мошенникларга 1 млрд 673 млн сум акча биргән.
Бу санны Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында министр Александр Прядко китерде. Утырыш телефон һәм интернет аша дистанцион мошенниклыкны профилактикалауга багышланган иде. Аның сүзләренчә, кешеләрнең телефон һәм интернет аша алдаулары көн саен теркәлә. Кайвакыт урланган суммалар көненә 20-30 млн сумга барып баса, кешеләр соңгысын бирә, хәтта банклардан кредитлар алып мошенникларга тапшыра.
Александр Прядко фикеренчә, киберһөҗүмнәр белән бөтен җәмгыять көрәшергә тиеш, кешеләрне бу мәсьәләдә агартырга һәм гражданнарга киберҗинаятьләр куркынычын аңлатырга кирәк.
"Җинаятьчеләр бик уйлап табучан һәм акчаны хәвефсез счетка күчерергә тәкъдим итә, үзләрен Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ хезмәткәрләре булып таныта, Африка алмазларына инвестицияләр кертергә тәкъдим итә яки җинаять эше кузгату белән куркыта ала. Мошенниклыкка каршы көрәшү полициянең үзенә генә мөмкин түгел. Без квалификацияле җинаятьләр белән очраштык. Аларны әхлакый нигезләре булмаган техник һәм юридик яктан әзерләнгән кешеләр башкара. Аферистлар элемтә чаралары өлкәсендә заманча технологияләр һәм законнардагы җитешсезлекләрне куллана. Күрәсең, күп кенә мошенниклар социаль инженерия ысулларын үзләштерә, корбаннарын буйсындыра һәм аларның эш-гамәлләренә юнәлеш бирә. Бу финанс ягыннан гына түгел, ә җәмәгать иминлеге ягыннан да борчылу тудыра.
Без үз көчсезлегебезгә кул куймыйбыз, ләкин безгә бөтен җәмгыять ярдәме кирәк. Мондый шалтыратуларда иң мөһиме-трубканы куегыз, ә барлык махсус чараларны безгә калдырыгыз. Бернинди очракта да диалогка кермәгез, аннан соң сезне психологик яктан эшкәртә башлаячаклар. Кайвакыт мошенниклар үз корбаннарын шулкадәр гипнозлыйлар, җинаятьчеләргә акча күчерүдән аларны хәтта полиция хезмәткәрләренең кисәтүләре дә туктатмый. Беркайчан да хокук саклау органнары хезмәткәрләре сезгә шалтыратмаячак, сезнең счетлар турында сорамаячак", - диде ведомство башлыгы.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаил Диваев, анализ буенча, 60 % очракта мошенниклар зыян күрүчегә психологик тәэсир итү ысулларын куллана, аны куркыта, махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре булып таныта, дип белдерде. Шушылар нәтиҗәсендә хәтта инде булдырылган техник блоклау чаралары да нәтиҗәсез булып чыга.
Министр хәбәр иткәнчә, ведомствода мондый җинаятьләргә каршы көрәш буенча махсус бүлекчә булдырылган, һәм аның эше нәтиҗәсендә инде уңай үзгәрешләр бар — мошенникларга акчаларны күчерү туктатыла, җинаять эшләре кузгатыла.
Эчке эшләр министры урынбасары Евгений Полтавец фикеренчә, бу эшкә предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре дә кушылырга тиеш. Алар үз хезмәткәрләренә мондый җинаятьләр турында сөйләргә һәм шулай итеп аларның хәвефсезлеге һәм иминлеге турында кайгыртырга тиеш.
"Министрлыкта без үз хезмәткәрләребезне һәр районга һәм шәһәргә беркетергә булдык, һәм иртәгә үк алар барысы да предприятие һәм оешма коллективлары, гражданнар белән очрашу һәм аларга телефон алдакчыларына ничек эләкмәүнең барлык нечкәлекләрен аңлату өчен урыннарга чыга башлаячак, - дип хәбәр итте ул.
Иҗтимагый советы әгъзалары Дәүләт җыелышы-Корылтайның Дәүләт думасына гражданның шәхесен таныклыгы буенча ачыкламыйча, аның халәтен, түләү сәләтен билгеләмичә, һәм шәхесне раслаучы документларын карамыйча интернет челтәре аша микрозаймнар, кредитлар алу мөмкинлеген тыюны билгеләүче закон проектын кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү зарурлыгына басым ясады.
Шулай ук Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты һәм Уфа Фән һәм технологияләр университеты галимнәренә, белгечләренә, профессор-укытучылар составына киберҗинаятьләрне профилактикалау, ачыклау һәм тикшерү буенча фәнни-методик киңәшләр эшләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү кирәклеге турында әйтелде.