+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 июль 2023, 08:50

Ирле-хатынлы йөзеп киткәннәр...

Әмма каршы ярга чыгып җитәлмәгәннәр.

Ирле-хатынлы йөзеп киткәннәр...Ирле-хатынлы йөзеп киткәннәр...
Ирле-хатынлы йөзеп киткәннәр...
Уфада коткаручылар ирле-хатынлы парны судан алып чыккан.

Әлеге вакыйга кичә Караидел елгасында булган. Акваторияне әйләнеп чыкканда коткаручыларның игътибарын яр буенда басып торган һәм куллары белән коткаручылар юнәлгән якка күрсәткән ир-атлар җәлеп итә. Траекториягә карап, алар батып баручы кешене күргәннәр. Катерда якынрак килеп җиткәч, бер хезмәткәр суга сикерә, чөнки хәлсезләнгән ир-ат инде аңын югалткан була.

Шунда ук икенче коткаручы сулык өстендә 20 метр ераклыкта тагын бер башны күрә. Ул ярдәмгә йөзеп китә һәм вакытында килеп җитә: хатын су астына китеп барган була. Ике зыян күрүчене дә хезмәткәрләр ярга чыгарган.

Зыян күрүчеләр ирле-хатынлы булып чыккан. Алар дуслары белән ярның җиһазландырылмаган өлешендә ял иткән һәм, шаһитлар әйтүенчә, алкоголь кулланган. Су коенырга карар итеп, 1975 һәм 1977 елларда туган ир белән хатын еракка йөзеп кергәннәр, агым аларны аерган һәм чак кына фаҗига булмый калган.

Хөрмәтле дуслар! Эссе көннәрдә сулыклар янында сак булсагыз иде.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас