+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 июль 2023, 03:10

Үсмернең гәүдәсе табылган

 Башкортстанда авыл читендәге ташландык бинада бер үсмернең гәүдәсе табылган. Баланы бу адымга нәрсә этәргән?

Үсмернең гәүдәсе табылганҮсмернең гәүдәсе табылган
Үсмернең гәүдәсе табылган

Кызганычка каршы, әлегә бу сорауга җавап юк. 

Билгеле булганча, 2007 елда туган баланың гәүдәсе Кырмыскалы районының Суык Чишмә авылында ташландык бинада табылган. Аның асылынган гәүдәсен  көтү көткән яшьтәше күреп калган. Урында шланг, ике аракы шешәсе, җилем табылган. 
 
Халык урындагы мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысын  төрлечә сурәтли. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул ПДНда исәптә торган. 

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын билгели.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас