-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 июль 2023, 23:09

"Бу кыз үлем хәленә җиткән бит..."

Җырчы Полина Гагарина каты ябыккан. Полина берәр нәрсә белән авырыймы?

"Бу кыз үлем хәленә җиткән бит..."
"Бу кыз үлем хәленә җиткән бит..."

Җырчы Полина Гагарина социаль челтәрдәге үз битендә су коену костюмындагы фото белән уртаклашкан. Фотода күренгәнчә, ул бик каты ябыккан. Нәтиҗәдә, аның җанатарлары җырчының сәламәтлеге өчен борчыла башлаган.

Күпләр җырчының арыган булып күренүе турында комментарийларда яза һәм аны ризыкларның калориялелеген арттырырга чакыра.

"Бу кыз үлем хәленә җиткән бит. Сәламәт кеше ул кадәр ябыга алмый. Берәр нәрсә белән авырыйдыр", дип язып калдырган җанатарларның берсе.

Җырчының сүзләренә караганда, ул үзен яхшы хис итә һәм аңа үзненең кыяфәте ошый. Ул даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүен дә белдерде.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас