

Алар 14 яшьтә булган. Берсе Учалы районының Ураз авылында су коенганда һәлак була. Икенчесе - Караидел районындагы Бадка елгасында. Аның белән су коенган үсмерләр кызның су астына киткәнен һәм калкып чыкмавын сөйләгән.
Балаларның гәүдәсен водолазлар тапкан. Ике бәхетсезлек очрагы да "кыргый" пляжларда булган.
Олылар белән дә шул ук хәл. Барлык вакыйгалар су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда була.
1963 елда туган хатын-кыз Калтасы районындагы буага батып үлә. 1964 елда туган ир-ат - Краснокама районы Яңа Бөртек авылының Тиз Танып елгасында, 2000 елда туган яшь кеше Кандракүлдә һәлак булганнар.
Бу эссе көннәрдә сулыкларда аеруча сак булсагыз иде. Су төбенә китәр өчен бер мизгел җитә...
Фото: социаль челтәрләрдән