+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 июль 2023, 16:35

Синең гаебең юк, Рөстәм!

Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә елый-елый ниләр турында сөйли?

Синең гаебең юк, Рөстәм!
Синең гаебең юк, Рөстәм!

Бүген ул бик күңелсез видео куйган. Һәм менә мондый сүзләр дә язган.

"Иртәгә казарма җимерелүгә 8 ел, анда мин могҗиза белән исән калдым, ләкин аякларымны югалттым. Соңгы вакытта миндә исән калуым өчен гаеп хисе уяна башлады, анда бит  24 кеше һәлак булды. Мин монда, ә алар - анда. Бүген 5 тапкыр минем күзләремә яшь тыгылды, яшьләр үзеннән-үзе ага.

Кайбер солдатларның ата-аналары миңа: "Син шунда үлсәң, яхшырак булыр иде", - дип язды.

Мин моның өчен беркемне дә гаепләмим әмма алар аңламый, мин анда бернәрсә дә хәл итмәдем, минем өчен югары көчләр карар итте. Ләкин аннан гына миңа җиңел түгел",  - дип язган ул.

Тынычлан, Рөстәм! Синең гаебең юк. Син бу тормышта бик күп кешеләргә үрнәк!

 

фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: