+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 июль 2023, 15:00

Балаларын ачка интектергән

Бичара сабыйларны әниләре ач килеш йортта бикләп калдыра торган булган. 

Балаларын ачка интектергән
Балаларын ачка интектергән
Башкортстанда суд карары белән Дәүләкән районында яшәүче хатын-кызны өч балигъ булмаган баласына карата ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Аларны тоту өчен алимент  түләттереләчәк.

Хатынның әхлаксыз тормыш рәвеше алып баруы ачыкланган: наркотиклар куллана, моның өчен хөкем дә ителгән. Ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган. Ул балигъ булмаган сабыйларын үзләрен генә ризыксыз калдырган, аларның берсе - балачактан инвалид.

Хәзер балалар әтиләренең гаиләләренә тапшырылган.
 
Ә ана бөтенләй рәхәткә чыгачак.
 
фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: