Башкортстанда хәбәрсез югалган 36 яшьлек Кристинаны эзләү тәмамланды. 6 июльдә ул, Иглиннан таксига утырып китеп, юкка чыккан иде.
«Иглин балаларын эзләү» оешмасы волонтерлары хәбәр иткәнчә, хатын-кызны кичә үле килеш тапканнар.
"Башинформ" ачыклаганча, волонтерлар төркемендәге хатын-кызны эзләү турында пост астында язучыларның берсе кәрт ачу буенча вакыйгаларның нәкъ менә шундый үсешен алдан ук әйткән.
Анда шулай ук үлгән хатынның урманда табылуын, кечкенә балалары әнисез калуын язганнар.
Урыны оҗмахта булсын!