Атучы аның ахирәте булып чыга. Ул моны ялгыш эшли һәм болар бу хәлне үсмерләргә япсарырга карар итә. Әмма әлеге ханым берничә көннән соң "исерек " юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган.
10 июльдә Кырмыскалы районында пляжда пневматик мылтыктан атучы үсмерләр турында мәгълүмат барлыкка килде. Әмма ул дөреслеккә туры килми.
Хәл болай булган: хатын-кыз дусты һәм өч баласы белән Кабак авылы янында Агыйдел ярында ял итә. Шул вакыт ахирәте мылтыктан банкаларга ата башлый, ләкин ялгыша һәм күпбалалы ананың кулын яралый. Аңа медицина ярдәме кирәк була.
Малайлар белән булган хәлне алар хатынны судтан саклар өчен уйлап чыгарган.
Өч көннән соң менә шушы дус кыз юл һәлакәтенә эләгә.
«ВАЗ-2121» маркалы машина урындагы мәктәп янындагы юл читенә оча. Ике зыян күрүчене, шул исәптән бу хатынны, Уфаның 22нче клиник дәваханәсенә алып китәләр, анда ул алган җәрәхәтләрдән вафат була.
Шоферның хокуклары булмаган һәм ул машинага исерек килеш идарә иткән.
Шундый хәлләр дә була икән: гадел хөкемнән качып, икенче хөкемгә тарыйсың...
фото: социаль челтәрләрдән