Ул үз-үзенә кул салган, дип фаразлана.
Кристина ире һәм өч баласы белән Иглинда яшәгән. Ахирәте Екатерина белдерүенчә, югалган көнне ул бик нык боек була. Башта абыйсы белән таксига утырып китә, ә аннары инде берүзе билгеле бер урынга барып җитә — бу шәхси йорт була. Югалгач та Екатерина ахирәтен эзли башлый, ләкин бу шәхси йортта буенча аны беркем дә күрмәгәнлеге ачыклана. Шуңа күрә аны урманда эзләргә карар ителә.
- Биш көн эзләдем, таба алмадым, аннары таптым. Бу көннәрдә арыдым. Без апам белән башта урманның яртысын айкап чыктык аннары өйгә кайтырга теләдек, ләкин бу урман мине җибәрмәде. Мин: «тапмыйча, бу урманнан китмим», - дидем. Шуңа күрә без икенче якка киттек. Аннары үзенчәлекле ис сиздек, анда бәлки эт үләксәседер, дип уйладым. Алга таба бардык, күрәм-ул [Кристина]. Танырлык түгел. Ул анда бер атна яткан, - дигән хатын UFA1.RUга.
Соңгы вакытта үлгән хатынның тормышы авыр була: анда онкология булуга шикләнәләр. 10 июльдә аңа хастаханәгә барырга кирәк була. Шул көннәрдә ире ташлап китә.
Һәм Кристина яшәүдән ваз кичкәндер, күрәсең...
Фото: Уфа1.ру