+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 июль 2023, 07:45

Ана капиталын кире кайтарачак

Юньсез ана бала акчасын туздырып бетергән.

Ана капиталын кире кайтарачакАна капиталын кире кайтарачак
Ана капиталын кире кайтарачак

Уфаның Ленин районы прокуратурасы суд тәртибендә бер хатыннан ана капиталының законсыз сарыф ителгән акчаларын кире кайтарырга мәҗбүр итә. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2020 елда өч бала анасы ана капиталы акчаларының бер өлешенә Нуриман районында торак йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алган.

"Әмма торак йорт бүгенге көнгә кадәр төзелмәгән, ә калган акчаны ул шәхси ихтыяҗларга сарыф иткән, бу балигъ булмаган балаларның хокукларын бозуга китергән", — дип билгеләп үттеләр прокуратурада.

Хәзерге вакытта хатын-кыз ана хокукыннан мәхрүм ителгән, балаларны әтисе тәрбияли. Шуңа күрә район прокуроры судка нигезсез тотылган  466 мең сумнан артык ана капиталы акчаларын  кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать итте.


Суд прокуратураның дәлилләре белән килешә һәм аларны тулы күләмдә канәгатьләндерә.

фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас